Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр – Халыкара фестивальдә

Ел ахырында Казанда "Мәдәниятләр меңьеллыгы" дигән баш астында халыкара милли мәдәниятләр фестивале булып узды. Фестивальдә татарлар, руслар, керәшеннәр, чувашлар, мордвалар, удмуртлар, яһүдләр, вьетнамлылар, азәрбайҗанлылар, бурятлар, әфганлылар катнашып, һәр милләт үз гореф-йола үрнәкләрен күрсәтте. Ольга БОРОДИНА, Зелёная Роща авыл мәдәният йорты мөдире. Фестиваль барышында төрле халыкларның кул эшләнмәләре, халык һөнәрләре буенча...

Ел ахырында Казанда "Мәдәниятләр меңьеллыгы" дигән баш астында халыкара милли мәдәниятләр фестивале булып узды. Фестивальдә татарлар, руслар, керәшеннәр, чувашлар, мордвалар, удмуртлар, яһүдләр, вьетнамлылар, азәрбайҗанлылар, бурятлар, әфганлылар катнашып, һәр милләт үз гореф-йола үрнәкләрен күрсәтте.

Ольга БОРОДИНА,

Зелёная Роща авыл мәдәният йорты мөдире.

Фестиваль барышында төрле халыкларның кул эшләнмәләре, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

Бу чараларда бөгелмәлеләр дә актив катнашты. Зелёная Роща мәдәният йортыннан "Курчак йорты" халык остаханәсе (җитәкчесе О. Миронова); Кече Бөгелмә мәдәният йортыннан "Күңел ачу" халык студиясе (җитәкчесе Л. Клементьева), Һөнәрчеләр йортыннан "Агачның да җаны бар" дип атала торган агачтан эшләнмәләр ясау студиясе (җитәкчесе А. Сурков) вәкилләренең иҗат җимешләре фестивальдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса