Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр горурлыгы

Алар - ил тоткасы, алар - безнең таяныч Узган 2016 елны йомгаклау, еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау декабрь ахырында ЗАГС бинасының тантаналар залында үтте. Шәһәр һәм район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, туган төбәгебез тормышында, якташларыбыз язмышында һәм күңелендә кино геройлары кебек урын алган ел каһарманнарын Яңа ел бәйрәме алдыннан, матур...

Алар - ил тоткасы, алар - безнең таяныч

Узган 2016 елны йомгаклау, еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау декабрь ахырында ЗАГС бинасының тантаналар залында үтте. Шәһәр һәм район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, туган төбәгебез тормышында, якташларыбыз язмышында һәм күңелендә кино геройлары кебек урын алган ел каһарманнарын Яңа ел бәйрәме алдыннан, матур традиция буенча, тантаналы төстә тәбрикләделәр.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров кулыннан моның дәлиле булган Дипломнар һәм сувенир-бүләкләр алганда, номинантларның һәркайсысы сизелерлек дулкынланды. Гомерлеккә сайлаган хезмәт юлыңда, беренче карашка, көндәлек эш кебек кабул итеп, куйган тырышлыкларның нәтиҗәсен тою бер рәхәт булса, хезмәтеңне күрүләре, вакытында югары бәяләүләре тагын бер бәхет бит ул. Менә ул төрле номинацияләрдә танылган, кино кадрлары кебек тиз-тиз алышынып торган бәхетле мизгелләр кичергән олпат затларыбыз:

- "Изге йөрәкле кеше" - Виктор Иванович ЧУДИН, җаваплылыгы чикләнгән "НПО НТЭС" җәмгыяте директоры;

- "Елның инновацион объекты" - Сергей Михайлович ИСАЕВ, җаваплылыгы чикләнгән "Репродукт" җәмгыяте директоры;

- "Омтылыш өчен" - Ирина Лаврентьевна ЗАЛЁТОВА, Бөгелмә үзәк район хайон хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге табибәсе, анестезиолог-реаниматолог;

- "Җиргә тугрылык өчен" - Радик Җәмил улы САФИН, Бөгелмә муниципаль районы Берёзовка авыл җирлеге гаилә терлекчелек фермасы башлыгы;

- "Мәдәнияткә керткән өлеш өчен" - Наталья Николаевна НЕСЫНОВА, "Бөгелмә туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры;

- "Ел гаиләсе" - үзләренең 2 баласы янында, тәрбиягә алган тагын 12 бала үстерүче Софья һәм Олег КРАСНОВлар гаиләсе;

- "Һөнәренә тугрылык өчен" - Елена Алексеевна ИВАНОВА, юстиция майоры, Россия Тикшерү Комитеты ТР идарәсе Бөгелмә тикшерү бүлеге тикшерүчесе;

- "Олимпия югарылыгы" - Сергей Васильевич КУЗНЕЦОВ, "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү бюджет учреждениесенең йөзү буенча тренер-укытучысы, танылган спортчыбыз Александр Красныхның остазы;

- "Ел уңышы" - Эдуард Арслангали улы БАҺАУВ, Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернатының биология, химия, экология укытучысы;

- "Урта һәм кече бизнесны үстерүгә керткән өлеш өчен" - Радик Азат улы ИСМӘГЫЙЛЕВ, "Бөгелмә 1 нче икмәк пешерү заводы" кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса