Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр газлаштыру программасы буенча бер тапкыр бирелә торган субсидия ала алалар

Ташламалы категория гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Узган елдан башлап, Татарстан халкы газ үткәрү хезмәтеннән файдалана ала – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр бушлай газүткәргеч төзү. Ташламалы категория гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Гаризаны яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Моны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урыны милекчесе эшли ала.

Шулай ук, гражданнарга бер тапкыр бирелә торган субсидия аларның гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә, өстәмә рәвештә керемнәр турында күчермә бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса