Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр догазификация программасы буенча бер тапкыр бирелә торган субсидияне ала алалар

Ташламалы категория гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Узган елдан башлап, Татарстан халкы газ үткәрү хезмәтеннән файдалана ала – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр бушлай газүткәргеч белән тәэмин итү.

Ташламалы категория гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча бер тапкыр бирелә торган субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннары, беренче һәм икенче төркем инвалидлары, инвалид балалары, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм бер кешегә 10 мең сумнан кимрәк керемле гаиләләргә бирелә. Моннан тыш, 60 мең сумга кадәр субсидия бер кешегә 10–19 мең сум керемле гаиләләргә каралган.

Бөгелмә районы Башкарма комитетында билгеләп үтелгәнчә, бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә. Исәпләүдә җир участогы чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләренә, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларына (һәр төрдәге бер төрдән дә артык түгел) һәм газ исәпкә алу приборларына чыгымнар исәпкә алына.

Гаризаны яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Моны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урыны милекчесе эшли ала.

Субсидия алу өчен:

– 2021 елның 21 апрелен-нән соң махсуслаштырылган оешма белән төзелгән йорт яны участогы эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд килешүе;

– йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты;

– паспорт күчермәләрен кушып, йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алынган йорт участогы эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр өчен түләүне раслаучы кәгазь;

– газ бүлү системасы объ-ектының төзүе тәмамлануны исбатлаучы кабул итү акты яки тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт;

– күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән торак бинага хокук билгели торган рәсми кәгазь;

– мөрәҗәгать итүченең гаилә әгъзаларының (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәх-

си мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык булуны раслаучы документлар (ирекле рәвештә) һәм мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгъ-лүматларын тапшырганда үз исеменнән эш итәргә вәкаләте булу зарур.

Әгәр гражданнарга бер тапкыр бирелә торган субсидия аларның гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә икән, өстәмә рәвештә керемнәр турында өземтә бирергә кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса