Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр Бөтенроссия экологик өмәсенә Һәм агач утырту акциясенә кушылдылар

Бөгелмә киң күләмле иҗтимагый акциягә - Бөтенроссия өмәсенә кушылды.

Узган ял көннәрендә Бөгелмәдә Бөтенроссия өмәсе үткәрелде. Җыештыруга шәхси һәм дәүләт предприятиеләре, иҗтимагый һәм экологик оешмалар, белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре, инициативалы гражданнар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре чыкты. Ишегалларын һәм җәмәгать территорияләрен җыештыру, агачлар утырту, эскәмияләр, коймалар буяу һ. Б. лар узды.

"Өмәләрдә катнашу-барлык кешеләрне якынайта, әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итә, файдалы эш башкару мөмкинлеге бирә торган күркәм традиция. Бөтенроссия өмәсе берьюлы берничә теманы үз эченә ала — бу төзекләндерү, экология, укыту. Төрле форматлар хисабына анда битараф булмаган һәркем катнаша алды", - дип шәрехләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.

Яшьгвардиячеләр төркеме һәм партиянең беренчел бүлекчәләре вәкилләре «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру»Федераль программасы буенча төзелгән һәм реконструкцияләнгән сугышчылар каберлеге, һәйкәлләр һәм тарихи урыннар, җәмәгать урыннары, объектлар чистарту буенча эшләделәр. «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм «Яңарыш»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә территорияләрне җыештыруда гадәттәгечә ярдәм иттеләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашкан Рамил Исхаков та үз өлешен кертте.

«Хәтер урманы» акциясе кысаларында балалар паркы территориясендә тирәк, юкә, миләш үсентеләре утыртылды.

"Бөгелмә газетасы" коллективы да читтә калмады. Газета хезмәткәрләре редакция янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр, кабинетларда тәрәзәләр юдылар һәм эш урыннарында җыештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса