Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр балалар иминлеге мәсьәләләрен “Халык контроле” аша хәл итә

Россиядә балигъ булмаганнар катнашында бәхетсезлек очраклары торган саен ешрак була.

Безнең районда мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен, дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, сабыйларның иминлегенә һәм алар өчен уңайлыклар тудыруга бәйле мөрәҗәгатьләрне калдыра. Соңгы берничә айда “Халык контроле”нә шәһәр кешеләреннән шундый 20гә якын гариза килгән.

Бер бөгелмәле Гашек урамы ягыннан Ленин мәйданында балалар коляскалары өчен пандуслар булмавыннан зарлана. Төзүчеләр эшләр башкарганда бу мизгелне исәпкә алмаганнар һәм бары тик “гадел хөкем” йорты янында гына тәбәнәк кенә узу урыны ясаганнар. “Аны эзләп тапканчы, машиналар йөри торган җиргә кадәр барып җитәргә туры килде”, – ди ул. Гариза бирүченең теләге исәпкә алынды, пандус “Шәһәр үзәген активлаштыру” проектын тормышка ашыру кысаларында, музыкаль төсле фонтан янында да барлыкка килде.

Икенче бер контролер, Дмитрий Ш., Якупов урамындагы 68нче йортта яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен борчыла:

Безнең ишегалдында ясалма тигезсезлекләр булдырырга кирәк. Биредә балалар уйнаса да, кайбер шоферлар тизлекне сәгатенә 50 чакрымга кадәр  арттыра. Кирәкле чаралар күрелсен өчен, фаҗига булганны көтәргәмени соң?

Җавап итеп, Бөгелмә районы башкарма комитеты белгечләре йорт яны территориясенең фатир хуҗаларының милек хокукында булуын аңлаттылар. Гомуми җыелышта алар яткан полицейский, тиешле юл билгеләре кую һәм закон кысаларында каралган тамгалар төшерү мәсьәләсе буенча фикер алышырга тиеш. Эшләр гражданнарның үз акчалары хисабына башкарыла, чөнки алар торак биналарны карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләнә торган акча нигезендә агымдагы ремонтка караган хезмәтләр исемлегенә керми. Ишегалдында ясалма тигезсезлек бары тик анда яшәүчеләр тиешле карар кабул итсә генә барлыкка килергә мөмкин, Аны үзбелдек белән салу Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.33нче маддәсендә каралган җаваплылыкка китерә.

Күптән түгел Әстерхандагы балалар мәйданчыгында 11 яшьлек бала тимер-бетон плитәгә беркетелгән баскычта уйнаганда, авыр конструкция  җимерелеп төшеп, ул баланы сыта. Ә Әлмәттә өч яшьлек кыз бала ике метрлы биеклектән, тауның ватылган агач баскычыннан егылып, башын җәрәхәтли. Безнең шәһәрдә дә шактый куркыныч объектлар бар. Җирле халык җаваплы затларның игътибарын проблемалы урыннарга юнәлтте инде. Мәсәлән, Р. Нәфыйков мәгълүмат порталына Успенский урамындагы 42нче йорт адресы буенча урнашкан җимерек карусель фотосурәтләрен җибәргән. Бөгелмәле аны төзәтүне сорый. Соңрак ачыкланганча, конструкция шулкадәр начар хәлдә була ки, ул хәтта ремонтларлык та түгел икән. Нәтиҗәдә, аны сүттеләр, балалар мәйданчыгын төзекләндерү буенча эшне 2021 елда Безнең ишегалды республика программасы буенча башкарырга вәгъдә иттеләр.

 Үзәк сулык буендагы тау ватылганга, айдан артты инде. Безнең шәһәрдә сабыйлар уйный ала торган җирләр болай да, кем әйтмешли, “бер ярым” гына.   Конструкцияне ремонтласагыз иде, балаларга шуып уйнар урын юк, дип язган Халык контроленә Анна К.

Мөрәҗәгатькә җавап итеп, таучыкның ватылган өлешен яңадан ясау өчен җитештерүче заводта заказ бирелгәнлеген әйттеләр. Аны кайчан эшләрләр дә, кайчан урнаштырырлар дигән сорау туа.

Совет урамындагы 147нче “а” йорт ишегалдында урнашкан балалар мәйданчыгында тау фундаментының бик очлы җирләре ачык булып күренеп тора. Объектка ком кайтарылды-кайтарылуын, әмма бу гына хәлне яхшыртуга ярдәм итмәде. Бетонның артык кисәкләрен кисәргә кирәк, – дип хәбәр иткән Андрей К.

Ике атнадан соң биредә эшләр башкарылды, тау тирәсе куркынычсызрак булды. Әмма куркыныч очлы өлешләрнең бер ише, элеккечә үк, ком катламыннан күренеп тора әле.

“Халык контроле” порталы, халык һәм хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле коралы буларак, бөгелмәлеләр арасында популярлык казанды. Тормышны уңайлырак итәргә омтылып, гражданнар түрәләр күздән ычкындырган проблемаларны күрсәтү мөмкинлегеннән актив файдаланалар.

 Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Фото: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса