Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша

Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша. Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең № 1109 сайлау участогында төшкән фотосын Instagram битенә элеп куйган. Бөгелмәнең барлык сайлау участокларында #айданавыборы акциясе оештырылган. Үз тавышын биргән гражданнар махсус зонада фотога төшә ала. Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең...

Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша. Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең № 1109 сайлау участогында төшкән фотосын Instagram битенә элеп куйган.

Бөгелмәнең барлык сайлау участокларында #айданавыборы акциясе оештырылган. Үз тавышын биргән гражданнар махсус зонада фотога төшә ала.

Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә.
Тавыш бирү 25 март көнне 15.00 сәгатьтә төгәлләнә. Нәтиҗәләр айданавыборы.рф сайтында 26 мартта игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6