Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр аптырашта

Каян урталык табарга?

2018 елның 12 сентябрь иртәсендә социаль челтәрләрнең Бөгелмәгә кагылышлы иң популяр төркемнәренең берсендә халыкны аптырашта калдырган фото урнаштырылды (өстәге/астагы рәсемдә). Бу Муса Җәлил урамының 60нчы йорты 3нче подъездында булган хәл.

Әлеге вакыйганың төгәл моментлары безгә билгеле түгел, ләкин аның бүгенге нәтиҗәсе биредә яшәүчеләрне бер дә канәгатьләндерми. Биредә берничә ел элек капиталь ремонт узган, иске ишекләр яңага алыштырылган.

12 сентябрь төнендә ишекне бәрделәр, идарәче компаниядән сорап, ялварып, ишек куйдырдык. Алар безгә менә шушы искене китереп урнаштырдылар. Тишекләре капланмаган, домофоны юк, җилле көнне ишек үзеннән-үзе ачылып ябыла. Тышкы як стена буендагы газ торбасына бәрә. Әле күптән түгел беренче кар явып узды бит, шунда инде подъездыбыз кар белән туларга өлгерде. Ә бик тиздән кыш! Урам песиләре, яшәр урыны булмаганнар – барысыда безнең подъездда хәзер. Сорап йөрергә барыбызның да мөмкинлекләре юк бит. Ишеккә машинасы белән килеп кергән машина йөртүче ишек кую өчен акчасын да түләргә әзер, идарәче компаниядән шуның өчен счет сорый. Ләкин нишләптер идарәче компания аны эшләү яклы түгел. Ишетсен иде инде алар безне. Түлим дип торганда, ник эшләмәскә кирәк соң? – дип зарын җиткерде М. Җәлил урамының 60нчы йортында гомер итүче Петр Никулин.

Әлеге подъездда яшәүчеләрнең һәркайсы күршеләре Петр Никулинның сүзенә, теләкләренә кушыла.

 

Сезнең дә әйтер сүзегез, борчыган мәсьәләләрегез булса, безгә шылтыратыгыз!

Телефоннарыбыз: 4-83-30, 4-78-39.

Тыңларбыз, килербез, язып чыгарбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса