Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр 2020 елның 31 декабрендә ял итә ала

ТР Президенты елның соңгы көнен ял көне дип игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов тиешле боерыкка кул куйды. Шул ук вакытта эш көне 26 декабрьдә булачак.

– Сүз ТР Дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар турында бара, аларны билгеләү һәм алардан азат итү Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла, шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазифаларны биләүче затлар турында бара, – дип хәбәр итте Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

Башкарма хакимияткә карамаучыларга да 26 декабрьне эш көне, ә 31нче декабрьдәял итәргә киңәш ителә. Бу эш вакытын рациональ оештыру һәм җирле халыкка уңайлыклар тудыру өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса