Бөгелмәлегә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Яңа ел бүләге тапшырдылар
Егет компьютер уеннары һәм IT-технологияләр белән мавыга.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучы Денис Яһудинга хыялын үтәп, уен приставкасы бүләк иттеләр.
18 яшьлек Денис - гаиләдә өлкән бала. Аның ике энесе - Данил һәм Матвей бар. Дениста ДЦПның катлаулы формасы. Егет компьютер уеннары һәм IT-технологияләр белән мавыга.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта илдә «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проектының «Теләкләр чыршысы» исемле яңа ел хәйрия акциясе уза. Анда түбән керемле, яки ата-ана каравыннан мәхрүм калган, яки сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гаилә балалары катнаша. Акция инде өченче ел үткәрелә, аның гамәлдә булу дәверендә бөтен Россия буенча 7950 теләк үтәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа