Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен РФ оборона министры бүләгенә лаек булды

Һәлак булган Ватан сакчылары турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Үзәкбай Пангәрәй улы Куванышев РФ оборона министры боерыгы белән "Һәлак булган Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерүдә ирешкән уңышлары өчен" бүләкләнде.

Бөгелмәнең «Хәтер» хәрби дан күргәзмәләр залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Һәлак булган Ватан сакчылары турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Үзәкбай Пангәрәй улы Куванышев РФ оборона министры боерыгы белән "Һәлак булган Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерүдә ирешкән уңышлары өчен" бүләкләнде.

Район Башлыгының Рәхмәт хатларына отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы, җинаять-башкарма системасы пенсионеры Фәрил Исхак улы Зыятдинов, Бөгелмә хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Татьяна Константиновна Мөхәммәдиева, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы ярдәмчесе Надежда Александровна Первушина лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса