Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле сөеклесенә бензин сипкән һәм ут төрткән

42 яшьлек ир үз гаебен танымаган һәм бу вакыйганы хәтерләмәвен белдергән.

 Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 24 ноябрь көнне Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир үзенең 38 яшьлек сөеклесе Һәм дуслары белән бергә табын оештырган. Кунаклар киткәч, хуҗалар йокларга яткан. Бер мизгелдә хатын уянып китә һәм өйдәшенең зажигалка һәм канистра белән карават янында торуын күрә. Бер мизгелдән соң ир дустын яндыра һәм китеп бара.

Буыннар авыруы аркасында хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә котыла алмый. Аңа ярдәмгә күршесе кергән һәм урамга алып чыккан. Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр, аның аяклары янган була.

Ут төртүчене тоткарлыйлар. Ул үз гаебен танымаган һәм бу вакыйганы хәтерләмәвен белдергән.

Ярдәмчесез хәлдә булган затны үтерергә омтылуда гаеплемаддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында 42 яшьлек шикләнелүчене СИЗОга урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса