Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле Мөкәрәмә Әхмәдиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Мөкәрәмә Әхмәдиева дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы тәрбияләгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөкәрәмә Мәхүм кызы Әхмәдиева 100 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Аны  котларга туганнары, якыннары һәм  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова килде.

Сезнең гомер – бер тарих. Ул Ватанга хезмәт итүне, мәхәббәт һәм тугрылыкны, күп еллык авыр хезмәтне үз эченә сыйгырган.  Без моны бик югары бәялибез, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга Ольга Плеханова. – Сез безнең өчен үрнәк.  Сез әйткән  васыятьләрне истә тотып, лаеклы булырга тырышырбыз.

Мөкәрәмә Әхмәдиева Ютазы районы Бәйрәкә авылында туган, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.

1941 елда урманда агач кәүселәренең кайрысын салдыручы  булып эшләгән. 1943 елның сентябрендә  аны Мурманск өлкәсенең Кандалак районына, окоп казырга җибәрәләр. Анда хатын-кызлар урман кисеп, хәрби машиналар өчен юллар салганнар, чөнки бу урыннар сазлыклы булган. 1944 елның мартында аны Киров шәһәренә 4 айлык бухгалтер курсларына җибәрәләр. Сугыш елларында  Мөкәрәмә Әхмәдиева донор була, яраланган солдатлар өчен кан бирә.

1947 елда Мөкәрәмә Мәхүм кызы Бөгелмәгә күчеп килә һәм район башкарма комитетының юл бүлегенә хисапчы булып эшкә урнаша.  Соңыннан СЗНУ оешмасына күчә, анда 25 ел исәп-хисап бүлеге бухгалтеры булып эшли. Хезмәт дәверендә ул берничә тапкыр мактау һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Мөкәрәмә Әхмәдиева дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы тәрбияләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса