Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле картинаны интернет аша сатарга омтылып, үз акчаларын югалта

Зыян күрүче хәбәрдә сылтама ала һәм аның буенча күчә, үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җирле ханым акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Ул сайтларның берсендә картина сату турында белдерү урнаштыруы турында сөйләде. Икенче көнне мессенджерда аңа товарны сатып алу тәкъдиме белән билгесез заттан хәбәр килә, ул гариза бирүчене куркынычсыз килешү ясарга күндерә.

Зыян күрүче хәбәрдә сылтама ала һәм аның буенча күчә, үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә. Әмма шуннан соң картадан 7 500 сум акча юкка чыга. Сатып алучыга язып, хатын үз акчаларын кире кайтаруны таләп итә, тик аңа кире кайтару өчен тагын берничә мең сум акча күчерергә кирәк, дип хәбәр итәләр. Зыян күрүче баш тарта һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган «Банк счетыннан урлау» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса