Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәле - җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында эшче осталык республика конкурсы җиңүчесе

Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән конкурсантлар үз осталыкларын күрсәттеләр.

Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 ел алдыннан һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан, чираттагы тапкыр җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "тегүче" белгечлеге буенча эшче осталык республика конкурсы узды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында.

Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән конкурсантлар үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре:

Потякова Александра Александровна ("Бөгелмә" тегү фабрикас " ҖЧҖ) – 1 урын

Кокурина Нина Васильевна («Йолдыз» ҖЧҖ) - 2 урын

Зарипова Ольга Валерьевна ("Кукмара тегү фабрикасы» ААҖ) - 3 урын,

Конкурста җиңүчеләргә грамоталар, акчалата бүләкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөгелмә конкурс республика