Бөгелмәле «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесендә җиңде
Илдар Нигъмәтҗанов 2020 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча бөртеклеләрне чабуда югары күрсәткечләргә иреште.
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2020» республика конкурсы игълан ителде, ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында уздырыла.
Игълан ителгән ике йөз җиңүче арасында Бөгелмә егете Илдар Нигъмәтҗанов, ул "М. Җәлил исемендәге хуҗалык"та “Мак Дон” агрегатында эшли. Ул 2020 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча бөртекле культураларны чабуда югары күрсәткечләргә ирешкән игенче. 45 көн эшләп, комбайнчы 3 105 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алды.
Конкурста барлыгы 1 436 АПК хезмәткәре катнашкан, шул исәптә– бөртеклеләрне суктыруда катнашкан 1 298 комбайнчы буенча һәм 138 иген культураларын чабуда катнашкан 138 механизатор.
Белгечләр 100әр мең сум акча алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа