Бөгелмәгә салкыннар әйләнеп кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 февральдә, урыны белән томан төшү мөмкинлеге бар. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана. Бераз кар ява, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, аязганда - 14 градус салкын булачак. Бөггелмәдә төнге сәгатьләрдә - 6-8, аязганда - 11 градус салкын булыр дип фаразланыла. Көндез - 2-4 градус салкын.
7 февральгә каршы төндә һава температурасы 5-10, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа