Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәгә салкыннар килә: температура 21 градуска кадәр төшә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар явачак. Төнге сәгатьләрдә буран чыгу ихтималы да бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм иртәгә иртән 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр түбән төшә. Көндез бераз гына җылыта - 9-13 градус чамасы саклана.
Бөгелмәдә төнлә - 13-18, көндез 9-12 градус салкын булачак. 19 декабрьгә каршы төндә тагын да салкынрак булыр дип фаразланыла. Республикада һава температурасы 12-21 градуска кадәр төшә. Юлларда - бозлавык. Бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса