Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде

Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.

Ленар Габдерахманов иң элек ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең 2020 ел эш нәтиҗәләре белән танышты, соңыннан  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны тикшерде.

Ул урам-юл челтәрләрен тәртипкә китерү максатыннан башкарылган инженерлык чараларын барлады. Баксаң, шәһәрдә муниципаль юл фонды акчасы хисабына шактый эш башкарылган: ясалма тигезсезлекләр төзекләндерелгән, юл билгеләре куелган, белем бирү учреждениеләре янында юлларга асфальт түшәлә.

Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.

– Бөгелмә районында 2020 елда юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимүе күзәтелә. Инженерия ягыннан мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсендә, аварияләр саны кимүенә ышанам, – дип әйтте Ленар Габдерахманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X