Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә зональ семинар-киңәшмә узды

Бөгелмәдә 16 апрель көнне Татарстанның җиде районының авыл җирлеге башлыклары өчен зональ укыту семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда катнашучыларны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Сквордяков һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сәламләде. Район башлыгы Бөгелмә районына ярдәм күрсәтүләре өчен муниципаль...

Бөгелмәдә 16 апрель көнне Татарстанның җиде районының авыл җирлеге башлыклары өчен зональ укыту семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинарда катнашучыларны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Сквордяков һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сәламләде.
Район башлыгы Бөгелмә районына ярдәм күрсәтүләре өчен муниципаль берәмлекләр Советына рәхмәтен белдерде: "Республика тарафыннан безнең авыл җирлекләренә бирелгән автомобиль транспортлары өчен Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук, 2014 елда һәм агымдагы ел башында безнең авыл җирлекләре, төгәлрәге, Наратлы, Подгорный һәм Кодаш авыллары 1 миллион сум күләмендә грант алдылар", - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Авыл җирлекләре башлыкларыннан кала киңәшмә эшендә төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
"Семинар - ул ведомство вәкилләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары иң актуаль сорауларны чишә һәм җавап табу юлларына төшенә торган уникаль тере мәйданчык", - диде Олег Сквордяков.
Мондый семинар-киңәшмәләр Татарстанның алты районында үтәчәк, Бөгелмә әлеге чаралар циклын башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса