Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Әзербайҗан автономиясенең җирле иҗтимагый оешмасы җыелышы узды

Чара татар мәдәният үзәгендә узды.

Бөгелмәдә Татар мәдәнияты үзәгендә «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җыелышы узды.

Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы әзербайҗаннарның региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мостафаев Бәһрам Талыйб оглы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Альберт Вәлиев һәм Бөгелмә муниципаль районы Советы Аппаратының җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Лиана Нуретдинова катнашты.

Утырыш барышында «Бөгелмә муниципаль районында Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Әхәдов Шарафат Мәлик Оглы сайланды, һәм Уставны расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса