Бөгелмәдә Үзбәкстан гражданнары алдан тавыш бирүдә 100% катнашты
Исегезгә төшерәбез, бүген Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә вакытлыча яки даими яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләрендә парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде.
Үз сайлау хокукларыннан исемлекләрдә игълан ителгән барлык 72 граждан да файдаланды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең шәһәрдә мондый тавыш бирү беренче тапкыр үткәрелә.
Бөгелмәнең сайлау участогында Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фәриддин Бәдретдин улы Насриев, шулай ук ТР үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров, катнашты.
Үзбәкстан Республикасында 22 декабрьдә парламентка сайлаулар узачак, аның составы биш елга бер тапкыр сайлана. 12сеннән 18 декабрьгә кадәр, Үзбәкстан гражданнары өчен, республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында алдан тавыш бирү өчен, сайлау комиссияләре (төркемнәр) эше оештырылды.
22 декабрьдә, сайлау көнендә, вакытыннан алда тавыш бирә алмаучылар өчен, Казан консуллыгы сайлау участогына чыгу өчен транспорт оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа