Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә юл-һава шартларының бозылуы көтелә

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы -3 градус булачак. Температура үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган...

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы -3 градус булачак. Температура үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәтә.

Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә, аеруча сак булырга, транспорт араларын ераграк сакларга, зур йөк транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек сайлаганда автомобиль массасының артуы тормоз юлы артуга китерүен истә тотарга киңәш ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл сакларга чакыра. Тизлекне начар юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайлау мөһим булуын да искәртә. Юл сагындагылар, машина йөртүчеләрне бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса