Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә җылылык сезоны башланды

Истә тотыгыз: гамьсезлегегез үзегез һәм балаларыгыз өчен генә түгел, күршеләрегез өчен дә куркыныч. Иминлек – үз кулыгызда.

Суыклар җитеп, ягу сезоны башланганда, күңелсез мәгълүматлар статистикасының күрсәтүенчә, йортларда һәм квартирларда янгын чыгу очраклары да кискен арта. Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, янгын чыгуларга төп сәбәпче, кагыйдә буларак, кеше факторы, электр җиһазларын, мич-торба хуҗалыгын монтажлаганда, алардан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Шуңа күрә дә бу чорда җылыту һәм электр приборларын  куллану кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә. Янгын чыкмасын, бәлагә юл ачылмасын дисәгез:

– кулдан ясаган электр приборларын, җиһазларын кулланмагыз;

– электр челтәрендә кыска ялганыш булмасын өчен заводта эшләнгән саклагыч предохранительләр генә куегыз;

– урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;

– эшләп торган газ приборларын караучысыз калдырмагыз;

– мичкә ут үрләтеп җибәрү өчен тиз кабынып китә торган сыекчалар кулланмагыз;

– кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз;

– тәмәке төпчекләрен күпкатлы йортлар тәрәзәләреннән ыргытмагыз.

Ягу сезоны алдыннан мичләрне, котельныйларны, җылылык генераторларын, калорифер җайланмаларын, башка приборларны тикшереп, төзәтәсе җирләрен төзәтеп кую кирәк. Җимерек, төзек булмаган мичләрне, башка җылыту приборларын куллану катгый тыела.

Мичләрне – өч ай саен, төтен юлларын – ике айга бер мәртәбә, кухня мичләрен ай саен чистартып тору зарур.

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, сез үзегезнең дә, якыннарыгызның да иминлеген тәэмин итәрсез.

Истә тотыгыз: гамьсезлегегез үзегез һәм балаларыгыз өчен генә түгел, күршеләрегез өчен дә куркыныч. Иминлек – үз кулыгызда.

Лилия КӘРИМОВА,

21нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса