Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә "Язгы каникуллар" дигән һөнәри чара старт ала

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә агымдагы ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала, җәяүле һәм пассажир зыян күргән.

17-30 март көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.

2021 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 63 кеше җәрәхәт алган.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә агымдагы ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала, җәяүле һәм пассажир зыян күргән.

Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан балаларның күбесе-пассажирлар. Ел башыннан 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 балигъ булмаган пассажир һәлак булган һәм 34 кеше яраланган. ЮТҺ өлеше 55,7% тәшкил итте.

Әйтик, 2021 елның 24 гыйнварында Тукай районында Дэу Нексия автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм каршы як полосага чыга һәм Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә. ЮТҺ нәтиҗәсендә Лада Гранта автомобиле пассажиры, 4 айлык бала алган травмалардан хастаханәдә үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында бала әнисенең кулында булган.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге алгы утыргычта балаларны йөртү, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, 2020 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2021 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 статьясындагы 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса