Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Май көнне "Единая Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Бөгелмә муниципаль районы профсоюзлар федерациясе белән берлектә, шәһәребезнең Техника йорты каршында 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан митинг уздырды. Чарада хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, партия әгъзалары, яшь гвардиячеләр катнашты. Яшьләр митингка килгән халыкка Георгий ленталары, "Мы вместе" газетасын, һава...

Май көнне "Единая Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Бөгелмә муниципаль районы профсоюзлар федерациясе белән берлектә, шәһәребезнең Техника йорты каршында 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан митинг уздырды. Чарада хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, партия әгъзалары, яшь гвардиячеләр катнашты. Яшьләр митингка килгән халыкка Георгий ленталары, "Мы вместе" газетасын, һава шарлары һәм кечкенә флажоклар тараттылар.

Бәйрәм концерт һәм флешмоб белән башланып китте. Бөгелмәләр алдында "Единая Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев, Бөгелмә профсоюзлары федерациясе иҗтимагый оешмасы вәкиле, районара почтамп профкомы рәисе Тамара Алтухова, яшьләр исеменнән Любовь Узбекова һәм Бөгелмә электр насослары заводы профкомы рәисе Сергей Сазонов чыгыш ясадылар.

Соңыннан митинг нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса