Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырыла

Шәһәрнең Кольцов урамындагы 20 нче яңа йортка 30 кеше яшәргә керәчәк. 7 декабрьдә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә ятим бала булып үскән кешеләргә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылачак. Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәрнең Кольцов урамындагы 20 нче яңа йортка 30 кеше яшәргә керәчәк. Яшьләргә...

Шәһәрнең Кольцов урамындагы 20 нче яңа йортка 30 кеше яшәргә керәчәк.

7 декабрьдә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә ятим бала булып үскән кешеләргә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылачак. Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең Кольцов урамындагы 20 нче яңа йортка 30 кеше яшәргә керәчәк. Яшьләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында республика Хөкүмәте җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә.

Мәгълүм булганча, күптән түгел шундый ук яңа фатирлардан ачкычларны Түбән Камада тапшырдылар. Быел исә Татарстанда 241 кеше махсуслашкан торак фондыннан яңа торак белән тәэмин ителде. Ятим балаларны тораклы итү максатында 2016 елның бюджетында 339 182,8 мең сум акча каралган иде: аларның 288 697,8 мең сумы - Татарстан бюджетыннан, ә 50 485,0 мең сумы Россия бджетыннан алынды. Бу финанс чаралары республикада 311 ятим баланы фатирлы итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса