Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды

Ярышлар «Факел»спорт комплексы базасында оештырылды.

Бөгелмә муниципаль районының әлеге спорт комплексы үзенең юбилее елында Татарстан спорт министрлыгы тарафыннан республикабызның иң яхшы спорт мәктәбе дип танылды.

Ярышларга Россиянең Идел буе федераль округының барлык төбәкләре вәкилләре килде – бу илнең 14 регионыннан дүрт йөзләп спортчы.

Кичә узган ачылыш тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Татарстан Республикасының спорт көрәше федерациясе президенты, милли көрәш буенча Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры, классик көрәш буенча СССРның спорт мастеры Әгъзам Гобәйдуллин һәм ярышларның баш хөкемдары, халыкара категорияле судья, спорт мастеры Борис Юльтимиров катнашты.

Ярышлар 22 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса