Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә «Яшел фитнес» проекты старт ала

Шәһәр халкы һәм кунаклары әлеге чарада 18 июльдән башлап катнаша ала.

Бөгелмәдә «Яшел фитнес» саф һавада бушлай күнегүләрнең федераль проекты старт ала. 18 июльдән шәһәр халкы һәм кунаклары фитнес буенча дәрестә катнаша ала.

Атна саен үткәрелә торган бушлай спорт чаралары һәм шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә: паркларда һәм скверларда, пляжларда, яр буйларында һәм мәйданнарда – болар барысы да «Яшел Фитнес». Бу социаль әһәмиятле проект халыкның төрле төркемнәрен берләштерә: яшьләр, балалар, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрне. Проектның төп бурычы – сәламәтлекне саклау, актив тормыш позициясе һәм гражданнарның ялын оештыру.

5 ел эчендә проектны тормышка ашыруга Россиянең 63 шәһәре һәм торак пункты кушылган. 2020 елда «Яшел Фитнес» күнегүләре илнең 43 төбәгендә гамәлгә кертелә.

Бөгелмәдә "Яшел Фитнес" сезонын ачу 18 июль көнне 17.00 сәгатьтә – 13нче  мәктәпнең спорт мәйданчыгында (Гоголь ур., 128) планлаштырылган. Шәһәр халкы һәм кунаклары фитнес, зумба, функциональ тренировкаларда катнаша ала.

Тренировкалар расписаниесе zel.fit сайтында урнаштырыла, шулай ук VK - zf_bugulma116, Instagram- # zf_bugulma116социаль челтәрләрдә.

Татарстан Республикасы территориясендә кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, тренировкалар 12 кешедән дә артмаган төркемнәр белән һәм югарыда күрсәтелгән социаль челтәрләрдә алдан язылу буенча рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса