Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүчеләр “Социаль контракт” проекты нигезендә ярдәм ала алалар

Бөгелмә муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Җамалиева шәһәр мэриясендә узган киңәшмәдә “Бөгелмә муниципаль районында социаль контракт” программасын тормышка ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.

Аз керемле гражданнар белән федераль дәрәҗәдә социаль контрактлар төзү механизмы узган ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән иде. Бу үзенчәлекле чара, аны дәүләт халык арасында ярлылыкка каршы көрәш максатларында алып бара.

Ул гражданин белән халыкны социаль яклау органы арасында төзелә. Дәүләт җәмгыятьтә тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, кешенең һөнәри квалификацияне күтәрүгә, эшкә урнашырга булышуга һәм Россия кешесенең матди хәлен тотрыклыландыруга юнәлдерелгән үзенчәлекле шәхси ярдәм чаралары күрсәтә. Ә соңгысы, үз чиратында, бүлеп бирелгән акчалардан файдаланып кына калмыйча, үз өстенә эш табу, аякка басу һәм үз гаиләсен, балаларын тәэмин итә башлау бурычын да ала.

Башка сүзләр белән әйткәндә, мондый контрактны төзү авыр тормыш хәлендә калган кешегә яки гаиләгә финанс кризисыннан чыгарга, аякка басарга ярдәм итүгә һәм хәтта, дәүләт грантыннан файдаланып, кечкенә генә үз бизнесыңны ачу өчен юнәлтелгән.

Кем ярдәм ала ала?

Социаль контрактны Россиянең һәр гражданины түгел, ә чыннан да авыр хәлдә булган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр генә рәсмиләштерә ала. Барыннан да ешрак бу категориягә керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр: пенсионерлар, инвалидлар яши торган гаиләләр, тулы булмаган гаиләләр, балалары булган һәм шулай ук ишле гаиләләр, эшсезләр керә. Контракт төзи алучылар рәтенә белем булмау, квалификация җитмәү яки вакансияләр булмау сәбәпле, эш таба алмаучылар гына эләгә.

Контракт буенча социаль ярдәм максатлары:

– контракт гамәлдә булган чорга адреслы финанс ярдәме күрсәтү;

– гаилә әгъзаларының хезмәт потенциалын тормышка ашыру, шул исәптән эш эзләү, яңа һөнәр буенча әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә ярдәм итү;

– башка социаль ярдәм чаралары;

– шулай ук социаль контракт социаль авыруларны – эчкечелек, бәйлелек һ. б. проблемаларны хәл итүгә бәйле юнәлешләрне үз эченә ала.

Социаль контрактның гамәлдә булу вакыты

178нче Федераль закон нигезендә, социаль ярдәм чараларын бирү срогы 3 айдан 12 айга кадәр дип билгеләнгән. Бу срокны озайту социаль яклау органы бәяләмәсе буенча рөхсәт ителә. Әмма контракт 1 елдан артып киткән вакытта да гамәлдә булырга мөмкин, хәтта финанс ярдәме чаралары туктатылган очракта да.

Социаль контракт үз эшчәнлеген туктата:

имзаланган килешү вакыты чыккач;

– гариза бирүче адаптация программасында язылган шартларны үтәмәгәндә;

– гаилә Татарстаннан читкә күчеп киткәндә;

– мөрәҗәгать итүче тарафыннан бирелгән мәгълүматларның һәм документларның дөрес булмавы ачыкланган очракта.

Мохтаҗ гражданнарга матди ярдәм күрсәтү бер тапкыр яисә айлык акчалата түләү ярдәмендә башкарыла. Кергән барлык гаризалар да дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча ведомствоара комиссия утырышларында коллегиаль рәвештә карала. Комиссия социаль яклау бүлеге каршында эшли.

2020 елда социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә Бөгелмә муниципаль районына федераль бюджеттан 11 миллион 619 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 2 521 740 сумы – эшкә урнаштыру; 109 000 сумы – һөнәри белем бирү; 150 000 сумы – шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген башлау, үзмәшгульлек оештыру өчен каралган. Башка чараларга, шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен 8 838 750 сум бирелде.

2020 ел дәвамында социаль яклау органнарына 240 кеше мөрәҗәгать иткән, алар белән социаль контракт төзелгән. 117 гариза бирүче социаль контракт шартларын тулысынча үтәгән һәм акча алган. 2020 елның 2 ноябренә 8 166 730 сум акча кешесен һәм урынын тапкан.

Социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм документлар пакеты бирергә кирәк:

– гаиләнең барлык эшләүче әгъзаларының керемнәре турында белешмә, әгәр мөрәҗәгать итүче (гаилә әгъзасы) эшләми икән, ул чакта хезмәт кенәгәсенең күчермәсе;  гариза бирүченең паспорты, гариза бирүченең банк счеты реквизитлары.

Белешмәләр өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге телефоны: 6-50-44-ТР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса