Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче тагын бер кеше коронавирус белән авырган

Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 80 кеше авырулар белән элемтәдә булган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 80 кеше авырулар белән элемтәдә булган.

 «24 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өендә дәвалана», – диелә ведомство хәбәрендә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 3

18 яшьтән 30 яшькәчә – 14

30 яшьтән 50 яшькәчә – 26

50 яшьтән 60 яшькәчә – 16

60 яшьтән 70 яшькәчә –11

70 яшьтән 80 яшькәчә – 9

80 яшьтән 90 яшькәчә – 5

90 яшьтән өлкәнрәкләр – 1    

Казанда – 68, Спас районында – 4, Лаеш районында – 3, Яр Чаллы, Питрәч һәм Чистай районнарында – икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 302 очрагы теркәлгән, 12 812 кеше (шуларның 92се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 14 100 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 617е икенче дозаны алган. 33 242 комплект вакцина дозасының 42,4 проценты файдаланылган.

Татарстанда вакцинациягә язылу өчен бердәм номер – 122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса