Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче гаилә Алтын юбилейларын билгеләп үтте

Юбилярларның ике балалары, өч оныклары бар.

12 февраль көнне, Гашыйклар көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Алтын туйларын билгеләп үтүче Нина Дмитриевна һәм Николай Владимирович Пиянзиннарны котладылар.

Бу искиткеч парның мәхәббәт тарихы 1971 елда башлана. Булачак ир белән хатын Бөгелмәнең “СМП-189” предприятиесендә танышкан.

Нина Дмитриевна Николай Владимировичны кинога үзе чакырырга булган. Шулай итеп, яшьләр арасында дуслык барлыкка килгән, соңрак ул җитди хискә әверелгән. Ә 1971 елның 12 февралендә яшьләр Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында язылышканнар.

Пиянзиннар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы – 80 ел. Төзелеш тармагында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен ирле-хатынлы һөнәрләре буенча күп тапкырлар иң яхшылары дип танылганнар, “СМП-189” оешмасы җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

Төп эштән тыш, күңелләренә ошаган шөгыльләргә дә һәрвакыт вакыт табалар. Нина Дмитриевна күп еллар дәвамында, «Водограй» украин халык фольклор ансамбле составында, төрле республика һәм төбәк фестивальләре һәм конкурсларында катнаша.

Юбилярларның ике балалары, өч оныклары бар.

Гаиләләренең озын гомерле булуы серен алар бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итә, күңелеңә ошаган шөгыль таба, үпкәләрне оныта, гафу итә һәм юл куя белүдә күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса