Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче берәү нацист символикасын социаль челтәрдә урнаштырган өчен җәза бирелде

Судта җирле кеше үз гаебен таныган һәм тәүбә иткән.

ТР Бөгелмә шәһәр суды «Вконтакте» социаль челтәрендә үз битендә нацистлык символикасын урнаштырган һәм халык алдында күрсәткән Бөгелмә кешесе эше буенча карар чыгарды. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүен мәңгеләштерү турында» гы маддә нигезендә, РФдә күп милләтле халыкны һәм сугышта һәлак булган корбаннар истәлеген мәсхәрәләүче нацист атрибутикасын, символикасын, я атрибутиканы куллану тыела.

Җәза билгеләгәндә, суд хокук бозучының гаебен тануын, тәүбә итүен исәпкә ала һәм аңа дәүләт кеременә бер мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгели.

Карар законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса