Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче бер ханым ташландык ферма сатып ала һәм иң эре хуҗалыкларның берсен төзи

Фермер 10 мең тәүлеклек чебеш сатып ала һәм, бер ай үстереп, аларны үскән кошлар итеп сата.

Бөгелмә районыннан яшь фермер Елена Лиорек ташландык ферма сатып алган һәм анда иң эре хуҗалыкларның берсен төзегән, дип хәбәр итә «Татарстан яңалыклары».

Үз көчләре белән фермада ремонт ясаганнар, аны утын ягып җылыталар кошчыклар өчен шулай уңайлы һәм хуҗалар өчен экономиялерәк тә икән. Фермер ис газы белән агулану куркынычы юк, ди, чөнки махсус мич-казан сатып алганнар.

         Чебешләрнең аерым режимы шул: урыннарын махсус яктырту, микро җилләтү, дезинфекцияләп тору таләп ителә. 

– Утны төнлә сүндерәбез, 9дан 12гә кадәр алар ял итә һәм шул вакыт эчендә авырлык җыя, – дип сөйли кошчы Светлана Байбекова.

Елена Лиорек күп балалы әни, гомере буе кием-салым саткан, хәзер чебиләр. Грант ярдәмендә тормышым тамырдан үзгәрде”, ди. Өч ай эчендә планны үти – 23 мең баш чебеш сата. Хәзер аның хуҗалыгы көньяк-көнчыгыш төбәктә иң зурларның берсе. – Бу минем өчен яңалык, башлау куркыныч иде, әмма барысы да әйбәт килеп чыкты, алга таба да эшләячәкмен, – дип, фикерләре белән уртаклаша Елена.

Аның планында – тагын бер ферма ремонтлау, кошларның баш санын ике тапкыр арттыру һәм сую цехын булдыру. Бу – республиканы бройлерлар белән генә түгел, ит белән дә тәэмин итү дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан федераль бюджеттан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы кредитлар өчен өстәмә 152,9 миллион сум акча алачак. Бу юнәлеш буенча субсидияләрнең гомуми лимиты 725,7 миллион сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса