Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче 35 яшьлек ир-атны мошенниклар алдаган

Ир җинаятьчегә ышана, чөнки соңгысы телефон аша аның паспорт мәгълүматларын атаган.

Бөгелмә полициясенең дежур частенә 35 яшьлек җирле кешедән гариза килгән. Зыян күрүче аңа билгесез кеше шалтыратуын, кредитлаштыру менеджеры белән танышуын һәм банкларның берсе табышлы пфроцент өчен кредитны хуплавын хәбәр итте. Әмма, акча алу өчен, счет ачу өчен 3 950 сум түләргә кирәк. Берни дә шикләнмичә, ышанычлы ир җинаятьче күрсәткән счетка әлеге сумманы күчерә, чөнки соңгысы аның паспорт мәгълүматларын атый. Шуннан соң аңа тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү өчен тагын 21 мең сум акча кертергә куштылар. Ир мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» РФ Җинаять кодексының 159 ст.1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Мондый караклыкның корбаны булмау өчен, акча алуда ярдәм итүче таныш булмаган кешеләрнең шалтыратуларына саграк карарга, шулай ук кредит бирүнең тәкъдим ителгән шартларын ачыклау максатыннан, банкка «кайнар линия» телефоны аша мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, дип искәртә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәтеф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса