Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

«Туган ягым» күргәзмәсе «Сәнгатькә тәрәзә» проекты кысаларында оештырылды.

Яшьләр сараенда Бөгелмәнең яшь рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Биредә Бөгелмә сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары эшләре тәкъдим ителгән. Картиналарда рәсем ясауның төрле техникаларында башкарылган татар әкиятләреннән сюжетлар, җирле пейзажлар һәм портретлар сурәтләнгән.

Барлык рәссамнарга да күргәзмәдә катнашкан һәм районыбызда иҗатны үстергән өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Күргәзмә 14 мартка кадәр Яшьләр сараеның витраж залында килергә теләге булган һәркем өчен ачык, дип хәбәр итә учреждение үзенең https://www.instagram.com/mc_dm_bugulma/ инстаграм-аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса