Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшь гаиләләргә ярдәм

Яшь гаиләләр һәрвакыт матди ярдәмгә мохтаҗ. 2018 елда дәүләт беренче баласы туган гаиләләргә ярдәм итә башлады. 2017 ел азагында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту максатында, “Балачак унъеллыгы” проектын тормышка ашыру турында игълан итте. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады.

Аның кысаларында, гаиләнең кереме аена һәр гаилә әгъзасына 13 713 сумнан артмаса, балага 8 490 сум күләмендә айлык пособие билгеләнә. Бу акча бары беренче бала өчен генә бирелә.

Хәләповлар гаиләсендә өч ай элек сабый бала аваз сала. Гаиләнең кереме зур түгел, Гүзәл Хәләпова кертелгән яңалык турында массакүләм мәгълүмат чараларында ишеткәч, социаль яклау бүлегенә юнәлә.

  • Бүгенге көнгә инде барлык кирәкле документларны җыеп тапшырдык. Сентябрь аеннан әлеге сумманы ала башларбыз дип ышанабыз. Безнең яшь гаилә өчен бу – шактый күләмле ярдәм. Кызыбыз Элина смесь белән туклана, шуңа күрә акча гел кирәк, – дип сөйли яшь ана.
  • Бүгенге көндә Бөгелмә районында ел башыннан 252 бала дөньяга килде. 266 гаилә инде безгә мөрәҗәгать итте. 78е әлеге акчаларны ала башлады, ә калганнар кирәкле документлар җыю стадиясендә. Бу яңалык турында ишетми, белми калган, беренче баласы дөньяга килгән гаиләләр социаль яклау бүлегенә мурәҗәгать итә ала, – дип белдерде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Минязева.

1 гыйнвардан кертелгән яңалыклар моның белән генә төгәлләнми. Татарстан хөкүмәте, үз чиратында, авылда гомер итүче яшь ханымнарга матди ярдәм кулы сузу программасын гамәлгә кертә. Аның үз таләпләре бар әлбәттә. хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа – 50 мең сум акча бирелә, өченче баласын 29 яшькә кадәр тапса, 100 мең сум акча бирелә. Әлеге түләүләр бер тапкыр гына башкарыла. Бүгенге көндә Бөгелмә районыннан әлеге программада 6 кеше катнашкан.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса