Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ярминкәләр башланып китте

Бәрәңгегә су буе чират. Шундый күренешне күзәтергә була иде Ленин урамы, 129 нчы йорт территориясендә узган шимбә ярминкәсендә. Күп кенә бөгелмәлеләр, район халкы көзге ярминкәләрнең беренчесендә үк яшелчә, ит, йомырка, сөт продуктлары, тавык, үрдәк, каз, бал, карабодай алып калырга ашыкты. "Бәяләр базарныкыннан түбәнрәк", - дип әйтә сатучылар. Биредәге азык-төлек бәясе...

Бәрәңгегә су буе чират. Шундый күренешне күзәтергә була иде Ленин урамы, 129 нчы йорт территориясендә узган шимбә ярминкәсендә. Күп кенә бөгелмәлеләр, район халкы көзге ярминкәләрнең беренчесендә үк яшелчә, ит, йомырка, сөт продуктлары, тавык, үрдәк, каз, бал, карабодай алып калырга ашыкты.

"Бәяләр базарныкыннан түбәнрәк", - дип әйтә сатучылар. Биредәге азык-төлек бәясе белән генә түгел, ә экологик яктан чиста булуы белән дә җәлеп итә. Әйтеп узганыбызча, бәрәңгегә сорау зур булды. Мамадыштан алып килгән "Гала" сортлы бәрәңгене килограммын 14 сумнан саттылар. Халык капчыклап ташыды. Чиләкләп сатучылар да булды. 10 литрлы чиләк - 200 сум. Бу ярминкәдә 28 тонна бәрәңге сатылган, дигән хәбәр бирәләр Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Суган 6 тонна сатылган, килограммының бәясе 12-25 сумнар арасында тирбәлә, ит 2 076 килограмм реализацияләнгән, сыер ите - 280-300 сум, дуңгыз ите 240 сумнан сатылды.

Таллы Бүләк фермеры Рәсим Әхмәдиев - район ярминкәләренә ел саен бер дә калдырмыйча йөрүчеләр. Алар саткан хәләл итне чират торып ала бөгелмәлеләр. "Халык белә инде безнең итнең сыйфатын, ул тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Шуңа күрә дә бәясен 300 сум итеп куйдык, бу сатып алучыларның кимүенә бер дә китермәде", - дип әйтә ул.

Күрше төбәк шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары да җитештергән продукциясе белән ярминкәдә катнашырга дип килгән. "Тере үрдәкләр, тавыклар сатабыз. Алучылар бар, шуңа күрә Бөгелмәдә узган ярминкәләрнең берсен дә калдырмаска тырышып йөрибез", - ди Самара өлкәсе Камышлы районы фермеры Зилә Мөнирова. Шушы ук төбәк кунаклары Әскаровлар гаиләсе үзләренең өч зур бакчасында үстергән кишер, суган, бәрәңге, кабакны бөгелмәлеләргә тәкъдим итәргә дип килгән.

Зеленая Роща авылы мәктәбе дә акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган. Алар мәктәп яны территориясендә үстергән яшелчәләр алып килгән. "Тиздән "Уңыш бәйрәме" уздырасыбыз бар, балаларга, бераз гына булса да, бүләк алырлык акча эшләргә дип чыктык", - ди бер көнгә сатучыга әверелгән мәктәп хезмәткәре Изольда Фәритова.

Халыкка ошый ярминкә, халыкка кирәк ярминкә, ләкин сораштыру вакытында күпләр аның еракта булуына канәгатьсезлек белдерде. "Элек, шәһәр үзәгендә булганда, уңайлырак иде, халык та күпләп килә иде. Ә монда кадәр башта - килеп җитеп, аннары алган товарың белән кайтып җитеп булмый", - дип зарланып узды бер бөгелмәле.

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халыкка 39 сату ноктасы тәкъдим ителде. Азык-төлек барлыгы 1,5 миллион сумга сатылган. Мондый ярминкәләр декабрьгә кадәр ял көннәрендә уздырырга планлаштырыла. Киләсе ярминкә Өлкәннәр көне уңаеннан узачак.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса