Бөгелмәдә “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәйрия акциясенә йомгак ясадылар
Акция барышында авыр тормыш ситуациясенә эләккән бөгелмәлеләр волонтерлык, финанси, мәгълүмати, белем арттыру юнәлешендә һәм башка төрле ярдәм алдылар.
Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм “Ак Барс банк” финанс ярдәме белән үткәрелде.
Бөгелмә волонтерлары азык-төлек җыелмаларының соңгы партиясен тараттылар инде. Ярдәмне 1 400дән артык кеше алды, бу – 5 000 тирәсе җыелма. Алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм муниципалитет билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда хезмәт итүче үзмәшгульләр кергән. Хәйрия акциясенең актив катнашучылары – предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар.
– Эпидемия барысына да кеше кыйммәте һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә карата мөнәсәбәте турында искә төшерде. Авыр чор ярдәмчел кешеләр кылган игелекле эшләр чоры да булды. Игелек кылырга омтылучылар өчен бернинди чикләр дә юк, – дип билгеләп үтте акциянең мөһимлеген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа