Бөгелмәдә ялтыравыклы музыкаль фонтан эшләү вакыты билгеле булды
Яңалыклар

Бөгелмәдә ялтыравыклы музыкаль фонтан эшләү вакыты билгеле булды

Узган ялларда Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында кышка сүндереп куелган ялтыравыклы музыкаль фонтан эшли башлады

Мэрия матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, фонтан көн саен 12:00 дән 21:00 гә кадәр эшләячәк. Музыка агымы 20: 30 сәгатьтә булачак. Фонтан эшенә көннең яктылык вакытына карап, кичен төзәтмәләр кертеләчәк.

Анастасия Бердникова фотосы