Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләрен сәнгать дөньясы белән таныштыралар

Үзәк карамагындагылар ни өчен классик музыка тыңларга кирәклеген белделәр, музыкаль әсәрләрнең заманча аранжировкалары белән таныштылар.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Язгы игелек атнасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Э.М. Хәбибуллина тернәкләнүчеләр өчен «ярма белән рәсем ясау»дигән традицион булмаган техника буенча мастер-класс үткәрде. Бу хакта тәрбияче Марина Хохлова сөйләде.

Концерт программасы белән Бөгелмәнең 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары А.А. Галиева җитәкчелегендә чыгыш ясады. Үзәк карамагындагылар ни өчен классик музыка тыңларга кирәклеген белделәр, музыкаль әсәрләрнең заманча аранжировкалары белән таныштылар.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балаларга гүзәллек дөньясына якын килергә, коммуникатив күнекмәләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса