Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә “Яңарыш” яңарыш өчен

Бөгелмә муниципаль районы предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән узган очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды Советы администрациясе рәисе Юрий Камалтынов фондның яңа проектларын тәкъдим итте: Болгар Ислам академиясе белән Казан иконасы Соборы. Әлеге тарихи яктан да, мәдәни яктан да илдә генә түгел, ә дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия булырлык...

Бөгелмә муниципаль районы предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән узган очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды Советы администрациясе рәисе Юрий Камалтынов фондның яңа проектларын тәкъдим итте: Болгар Ислам академиясе белән Казан иконасы Соборы. Әлеге тарихи яктан да, мәдәни яктан да илдә генә түгел, ә дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия булырлык объектларны төзү һәм яңадан торгызу өчен бик күп бөгелмәлеләр инде үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерде.

Әлеге акчаларның нинди юнәлештә һәм нинди максатларда тотыласын бәян итте Ю. Камалтынов. Юнеско исемлегенә кертелгән Болгар җирлекләрендә Ислам академиясе төзеләчәк. Бу идея Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да хуплау тапкан. Әлеге заманча фәнни-белем бирү үзәге мөселман өммәтенең интеллектуаль элитасын - ислам дине гыйлеме магистрларын һәм докторларын әзерләячәк. Баруди, Максуди, Гаспринский, Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләрнең хезмәтләре дә биредә өйрәнеләчәк һәм өйрәтеләчәк. Проекты һәм алга куелган максат-бурычлары уку йортының халыкара әһәмияткә ия булырлык рухият һәм мәгърифәт үзәге булуына ышаныч уята.

Казан иконасы Соборы исә 1579 елда икона иңгән урында торгызылачак. Юрий Камалтынов әйтүенчә, әлеге могҗизаларга ия Казан иконасының, ниһаять, үз туган җирендә үз Соборы булачак.

Фонд Советы администрациясе рәисе искәрткәнчә, "Яңарыш"ның өч төрле хисап счеты бар. Аерым Болгар Ислам академиясе, аерым Казан иконасы Соборы һәм уртак счетлар. Һәр кеше үзенең хәләл акчасын үзе теләгән объектка күчерә ала. Ә меценатлар, предприятие-оешмалардан килгән акча уртак счетка күчерелеп, ул керем Ислам академиясенә дә, Казан иконасы Соборына да тигез бүленәчәк.

Юрий Камалтынов бөгелмәлеләргә шушы зур объектларны төзүдә күрсәткән рухи һәм матди ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Мондый һәм башка зур төзелешләр бары тик үсеш, яңарыш курсы белән яшәүче төбәктә генә булуын искәртте. Һәм, мөмкинлектән файдаланып, очрашуда катнашкан һәр кешене, шулай ук алар җитәкчелегендә хезмәт итүче бөгелмәлеләрне 18 сентябрь көнне узачак Дәүләт Думасына сайлауларда катнашырга чакырды:

- Республика киләчәген билгели торган чорда яшибез. Билгеләнгән курста барырмы ул, яисә үзгәрешләр булырмы, монысы бездән - тавыш бирүчеләрдән тора. Ләкин, нинди партиягә, нинди кандидатка өстенлек бирүебезгә карамастан, Татарстан өчен мөмкин кадәр күбрәк депутатларның РФ Дәүләт Думасына узуы мөһим, - диде ул.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,

Лена Логинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса