Бөгелмәдә яңа спорт объекты барлыкка киләчәк
Ясалма газонлы ябык футбол манежы Бөгелмә спортчыларын сөендерәчәк.
2021 елда Бөгелмәдә яңа спорт объекты – 20-40 метрлы ясалма газонлы ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.
Ул административ бинадан, тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләреннән, душ һәм санузеллардан торачак. Шулай ук медкабинет, инвентарь өчен бүлмәләр дә җиһазландырылачак.
Мондый проектлар тагын дүрт районда гамәлгә ашырылачак.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов:
"Подрядчы оешма апрель ахырында эшкә кереште. Булачак манежның нигезе әзерләнгән, металл конструкцияләр китерүне көтәбез. 10 июньнән монтаж эшләренә керешәбез. Төзелешне тәмамлау срогы - 2021 елның август ахыры".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа