Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә Яңа ел сюрпризлары дәвам итә

Бөгелмә шәһәренең "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә биредә ял итүчеләр үз куллары белән эшләгән "Яңа ел сюрпризлары" күргәзмәсе булып узды. - Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән туганнарыңны һәм дусларыңны сөендереп бүләкләү өчен вакыт һәрвакытта да җитеп бетми, - ди хезмәт терапиясе инструкторы Вера Артёменко. - Декупаж стилендә пыяла шешләрне бизәдек. Күп көч, күп...

Бөгелмә шәһәренең "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә биредә ял итүчеләр үз куллары белән эшләгән "Яңа ел сюрпризлары" күргәзмәсе булып узды.

- Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән туганнарыңны һәм дусларыңны сөендереп бүләкләү өчен вакыт һәрвакытта да җитеп бетми, - ди хезмәт терапиясе инструкторы Вера Артёменко. - Декупаж стилендә пыяла шешләрне бизәдек. Күп көч, күп чыгымнар таләп ителми, бинада килеш кенә менә шушындый матурлык тудырдык. Тырышып, җан җылысы биреп эшләнгән кул хезмәте бар кешенең дә күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

Болардан тыш күргәзмәдә башка эшләнмәләр дә урын алды, дип яза безгә социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова. Күргәзмә матурлыгын сез Р.Шакирова җибәргән фотолардан күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса