Бөгелмәдә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы
Шимбә, 26 декабрьдә кичке 18.00 сәгатьтә Бөгелмәнең Үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була.
Төп чыршыны ачу тантанасы әкият персонажлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары белән башланып, яңа ел җырлары белән дәвам итәчәк. Шул ук көнне "Иң яхшы кар бабай" бәйгесендә һәм Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына "Open Snow CUP 2015 " сноутборд буенча чемпионатта җиңүчеләрне тәбриячәкләр."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа