Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә VI республика ярминкә-бәйгесендә 55 ятимне үз иткән 14 гаилә катнашты

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алучы гаиләләрне әзерләү һәм күзәтеп тору үзәге директоры Ольга Константинова мондый чараларның ни өчен кирәклеге һәм балаларга нинди файда бирүе турында сөйләде.

ИЗГЕ ЭШ

Ярминкә-бәйге ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыруның юлларын камилләштерүгә, мөнәсәбәтләрне гармония-ләштерүгә, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең уңай тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

– Бу инде Татарстанның тәрбиягә бала алучы гаи-ләләренең алтынчы респуб-лика ярминкәсе, – дип сөйли ЦСУ җитәкчесе Ольга Петровна. – Аларны Бөгелмә җирендә каршы алу матур традициягә әверелде. Чара “Балачак унъеллыгы” Бөтенроссия программасы, “Бердәм Россия” партиясеннән “Ныклы гаилә” федераль проекты, шулай ук Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында уза ул.

Чараның әһәмияте балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур. Алар үзләренең гаиләләрендә балаларны һәм өлкәннәрне берләштерә торган уртак иҗатларын күрсәтәләр.

– Быел конкурста Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә һәм Ютазы муниципаль районнарыннан 55 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган 14 гаилә катнашты, – ди Ольга Константинова.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча иң иҗади катнашучыларны өч номинациядә бүләкләделәр: “Ярминкә урынын иң яхшы бизәү”, “Иң яхшы ярминкә киеме” һәм “Иң яхшы иҗади гаилә эше”.

– Чара ярдәмендә без җәмгыятьтә тәрбиягә бала алучы гаиләнең дәрәҗәсен күтәрергә телибез, – ди учреждение директоры. – Бу искиткеч гаиләләргә һәм талантлы балаларга карап, балалар йортыннан ятим балаларны тәрбиягә алырга һәм алар өчен терәк булырга теләгән, битараф булмаган кешеләр табылса, ярминкәбезнең төп нәтиҗәсенә ирешелер дип уйлыйм.

Һәр ярминкә күңел ачу һәм концерт программасы белән үрелеп бара. Беренче өлешендә шәһәр коллективлары чыгыш ясый, ә икенчесендә гаилә сәхнәсе оештырыла. Анда балалар һәм ата-аналар җыр-биюдә үзләренең сәләтләрен күрсәтә ала. Моннан тыш, чара кунаклары өчен уеннар һәм конкурслар үткәрелә, аларга туңдырма да тәкъдим итәләр. Ә бәйрәмнең иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше – бүләкләү тантанасы һәм һавага шарлар очыру.

– Безнең гаиләләр барлык шөгыльләренә дә иҗади карыйлар: камыр ризыклары пешерү яки кул эшләре белән генә чикләнеп калмыйча, вокал сәнгатендә дә. Мәсәлән, ярминкәдә Лениногорск районыннан Севачевлар гаиләсе
катнашты. Алар Владимир Скрипальне тәрбиялиләр. Ул “Син супер” телепроекты финалисты исеменә лаек булды. Гаиләсе белән Минзәләдән килгән Данил Новиков та шундый ук уңышка иреште,
– дип сөйли Ольга Петровна.

 

ПСИХОЛОГИК АСПЕКТ

Татьяна Богоманова уллыкка алуга ярдәм итү үзәгендә педагог-психолог булып эшли. Ул тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен дәресләргә кемгә һәм ни өчен барырга кирәклеген аңлатты.

– Татарстан Республикасында 8 балалар йорты бар, аларда 576 бала яши, һәм һәр бала әти-әниле булырга тели. Мин баласыз парлар һәм инде үз балалары булган кешеләр, шулай ук ялгыз ата-аналар өчен дәресләр алып барам, – ди
Татьяна Викторовна.

Психолог билгеләп үткәнчә, күпләр аңа курку белән килә. Аның бурычы –кешеләргә кичерешләрне җиңәргә ярдәм итү, бала психологиясенең үзенчәлекләрен аңлату.6

Дәресләргә һәр ата-ана килә ала. Алар балалар белән үзеңне ничек дөрес тотарга, психологик травмаларга ничек карарга һәм үз баласына зыян китермәскә кирәклеге турында белем алалар. Дәресләр һәр шимбә бушлай үткәрелә. Белгечләр аларны файдалы гына түгел, кызыклы да итәргә тырышалар. Бөгелмә шәһәре, Җәлил урамы, 21нче йортта гаилә коруга ярдәм итү үзәге эшчәнлеге һәм дәресләре турында сораулар бирергә мөмкин.

Люция Звегинцева ире Павел белән алты баланы тәрбиягә алган:

– Без бу ярминкәләрдә өч елдан артык катнашабыз. Чөнки башта ирем тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы рәисе иде, аннары шушы вазифада аны мин алыштырдым. Без болай да актив кешеләр, ә хәзер тагын да активрак булуны вазифабыз да таләп итә. Мондый чаралар кирәк. Алар ярдәме белән әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр ялгыз гына түгеллеген аңлый. Конкурста балалар үзләренең иҗади потенциалын ача, үз куллары белән ясаган әйберләрен күрсәтә, мактана алалар. Ә концертта алар җырлый, бии, үз осталыкларын күрсәтә. Бу безнең өчен дә, балалар өчен дә әһәмиятле чара.

 

Эдуард һәм Тамара Ишкининнар алты бала тәрбиялиләр: берсе үзләренеке, бишесе тәрбиягә алган балалар:

– Конкурста беренче ел катнашабыз. Без нәрсә белән шөгыльләнүебезне, милләтебезне күрсәтергә булдык. Барлык гаиләләр дә, тиешле атрибутлар белән тулыландырып, халык костюмнарына – милли киемнәргә киенгән иде. Ярминкә гаиләләрне һәм төрле халыкларны берләштерә, дип саныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса