Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә узган тәүлектә коронавирусның тагын бер очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 132 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 86 очрагы теркәлгән, шул исәптән икесе читтән кертелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утыз бер кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 26 кеше. Инфекция йоктыручылар арасында биш балигъ булмаган бала бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 43 кеше чир йоктырган. Чаллыда Covid-19 йогышының сигез очрагы теркәлгән. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Актаныш һәм Нурлат районнары алда бара, анда авыруның алты һәм дүрт очрагы ачыкланган. Барлыгы 20 муниципаль берәмлектә Covid-19 авырулары теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 16 132 авыру очрагы ачыкланган. Татарстанның 12 623 кешесе, шул исәптән 98е узган тәүлектә, савыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса