Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә узган тәүлектә коронавирусның тагын 1 очрагы теркәлгән

Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 53 яңа очрагы теркәлгән.  Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 49 кеше авырулар белән элемтәдә булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«32 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 2

18 яшьтән 30 яшькәчә – 8

30 яшьтән 50 яшькәчә – 11

50 яшьтән 60 яшькәчә – 7

60 яшьтән 70 яшькәчә –13

70 яшьтән 80 яшькәчә – 9

80 яшьтән 90 яшькәчә – 3

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Казанда – 29, Түбән Кама районында – дүрт, Чаллыда – өч, Югары Ослан, Биектау һәм Лениногорск районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 082 очрагы ачыкланган, 14 692 кеше (шуларның 107е – узган тәүлектә) терелгән.

82 709 кеше «Спутник V» вакцинасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса