Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

2020 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов рәислегендә узды.

Киңәшмә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Илдар Шакировның бүлекнең узган ел эш нәтиҗәләре турындагы доклады белән башланды. Полиция полковнигы үз нотыгында Бөгелмә бүлегенең хезмәт күрсәтү территориясендә җинаятьчелек торышы турында мәгълүмат җиткерде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хезмәт урынында узган елда югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде.

Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Айрат Гайнуллин хезмәттәге батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса