Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә узган айда 64 бала туган

Шуларның бер пары – “король” игезәге.

Октябрь аенда Бөгелмә районында 64 бала туган, аларның 29ы малай, 35е кыз бала, шул исәптән бер “король” игезәге.

Агымдагы елның 10 аенда барлыгы 814 бала туган, шуларның 418е малай һәм 396сы кыз бала. Алар арасында тугыз пар игез сабый бар.

24 гаиләдә – беренче,  27 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән. 11 гаилә – өченче, ике гаилә дүртенче сабыен алып кайткан.

Үзенең беренче документын, туу турында таныклыкны, барлык балалар да бала тудыру йортыннан чыкканчы ук алдылар.

Иң “эре гәүдәле” сабыйның авырлыгы – 4 240, иң кечкенәсенеке – 2 230 грамм.

Иң яшь әтигә – 19, ә иң яшь әнигә  – 17, иң өлкән әтигә – 44, иң өлкән әнигә 43 яшь.

Октябрьдә иң популяр исемнәр Мирослав, Тимур, Ева, Мария, ә сирәк очрый торганнарыннан Чыңгыз, Әдил, Сабрина булды.

ЗАГС бүлеге гаиләләрне бәхетле вакыйга уңаеннан котлый һәм һәркайсысына иминлек, мәхәббәт, бәхет тели.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса